Казанда шәкертләр арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча VI олимпиада узачак
Татарстанда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча VI Республика олимпиадасы узачак. Олимпиада Россия ислам институты башлангычы һәм ярдәме белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә уздырыла. Бу хакта нәзарәт матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чара татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы»на багышлап үткәрелә.
Интеллектуаль ярышларның төп максаты – студентларны татар теленә якынайту, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, сөйләм әдәбен камилләштерү.
Татар теленнән олимпиада язмача тест формасында, аерым биремнәрне үтәп узачак. Тест фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуация буенча биремнәрне үз эченә ала һәм студентларның теоретик белем дәрәҗәсен, аларны практикада куллана белүләрен ачыклауга юнәлдерелә.
Татар әдәбиятыннан олимпиада тикшеренү эшен (кызлар өчен) яклаудан һәм телдән вәгазь сөйләүдән (егетләр өчен) гыйбарәт. Олимпиада вакытында алар жюри игътибарына тикшеренү эшенең төп асылын чагылдырган презентация тәкъдим итәчәкләр һәм сорауларга җавап бирәчәкләр. Эшне яклау өчен 7-10 минут вакыт бирелә. Ә егетләр 10-15 минут эчендә телдән алдан әзерләнгән вәгазьнең эчтәлеген сөйләргә тиеш булалар.
Татар халкы тарихы буенча олимпиада тесттан тора һәм фәнни-тикшеренү эшен тәкъдим итүдән гыйбарәт.
Олимпиадада һәр мәдрәсәдән һәр номинация буенча бер кеше катнаша ала, ә ислам югары уку йортыннан ике кеше рөхсәт ителә.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар 3 юнәлешнең һәркайсында аерым билгеләнәчәк.
