Минималь хезмәт хакын 60 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим иттеләр
«Гадел Россия» партиясе лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 60 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.
Россиядә 2026 елның 1 гыйнварыннан МРОТ күләме 27 093 сумга кадәр арткан.
«Минималь рөхсәт ителгән хезмәт хакын 60 мең сумга кадәр булса да күтәрергә кирәк», - диде Миронов РИА Новостига.
Ул минималь хезмәт хакын арттыру барлык төбәкләрдә хезмәт хакларын тигезләргә мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде.
