Россия халкы майда 12 көн ял итәчәк
Май аенда россиялеләрне 19 эш көне һәм 12 ял көтә. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.
Өстәмә ял көннәре май бәйрәмнәре – Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне хисабына формалашты. Шуңа бәйле рәвештә 1 майдан 3 майга кадәр, шулай ук 9 майдан 11 майга кадәр эшләми торган көннәр булачак.
8 май кыскартылган эш көне булачак – эш вакыты озынлыгы бер сәгатькә кимиячәк.
2026 елның калган айлары арасында май эш көннәре саны буенча иң кыскасы булачак.
