Әлмәт районында «КАМАЗ» катнашында авариядә ике кеше һәлак булган
ТР Әлмәт районында «КАМАЗ» һәм Renault Duster автомобильләре бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә чит ил маркалы машина пассажирлары һәлак булган.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте бүген Казан-Оренбург автоюлының 900 нче километрында булган. Юл чатыннан узганда, Renault Duster автомобиленең 56 яшьлек йөртүчесе төп юлдан баручы «КАМАЗ» машинасына юл бирмәгән һәм машиналар бәрелешкән.
Вакыйга урынына Әлмәт шәһәре прокуроры вазифаларын башкаручы Ринас Ибраһимов та килгән. Тикшерү эше алып барыла, аның барышын прокуратура контрольдә тота.
