Мәдрәсә шәкертләре арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Россиякүләм олимпиада уза
22 апрель көнне Россия ислам институтында урта һөнәри ислам уку йортлары шәкертләре арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Россиякүләм олимпиада узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Олимпиаданың максаты – Россия мөселман белем бирү оешмаларының сәләтле шәкертләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Чара хәнәфи һәм шәфигый хокукый мәктәпләре традицияләрен саклаучы уку йортлары арасында үткәрелә.
Олимпиаданы Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды, РФ Ислам мәгарифе советы һәм Татарстан мөфтияте теләктәшлегендә Россия ислам институты оештыра.
Олимпиадада катнашучылар өч номинация буенча көч сынашачак:
1) ислам хокукы (гыйбадәт, мөгамәләт);
2) гарәп теле;
3) абсолют (берничә фән буенча): ислам дине тәгълиматы, Коръән белеме һәм хәдис белеме.
Барлык номинацияләр буенча ярышлар тест (язмача биремнәр) рәвешендә уза. Һәр номинация буенча һәр уку йортыннан бер генә вәкил катнаша ала.
Тулырак мәгълүмат белән ТР Диния нәзарәте сайтында танышырга мөмкин.
