Татарстанның дәүләт бурычы 14 миллиард сумга кимегән
Агымдагы ел башына Татарстанның дәүләт бурычы 98 миллиард сум тәшкил иткән. 2025 ел дәвамында ул 13 процентка, яки 14,1 миллиард сумга кимегән. ТР финанс министры урынбасары Гела Герасимова ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.
«2024 ел белән чагыштырганда бурыч йөкләнеше дәрәҗәсе 2,6 процентка кимеде», - диде ул.
Герасимова билгеләп үткәнчә, федераль бюджет кредитларыннан файдаланган өчен процентлар (727 миллион сум) вакытында түләнгән, шулай ук түләү графигы нигезендә төп бурыч та (1,8 миллиард сум) капланган.
«Республиканың бурыч йөкләмәләре буенча вакытында түләнмәгән әҗәте юк. 2025 елда бурыч йөкләнеше 19,9 процент тәшкил итте», - дип искәртте ул.
Узган ел Татарстан федераль бюджеттан Казанда гамәлгә ашырылачак «Экорайон» проектына 1,5 миллиард сум күләмендә казначылык инфраструктура кредиты алды, дип өстәде финанс министры урынбасары.
«Узган елдан Татарстан федераль дәрәҗәдә бирелгән мөмкинлекләр нигезендә федераль бюджет кредитлары буенча бурычның өчтән ике өлешен исәптән чыгаруның яңа механизмын гамәлгә ашыруда катнаша», - дип искәртте ул.
Бу механизм буенча республика 44,5 миллиард сумлык бурычны исәптән чыгаруга дәгъва кыла, дип ачыклык кертте Герасимова.
