Түбән Камада шәһәрнең 60 еллыгы уңаеннан трамвайларга капиталь ремонт ясый башладылар
Түбән Камада шәһәрнең 60 еллыгы уңаеннан трамвай паркына масштаблы капиталь ремонт башланды. Яңартылган беренче вагон инде сынау уза, 1 майга кадәр аны рейска чыгарачаклар, дип хәбәр итте Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев эшлекле дүшәмбедә.
Биредә хәрәкәт составын масштаблы яңарту турында сүз бара. Вагоннарда салонны тулысынча яңарталар, климат-контроль һәм видеокүзәтү системалары урнаштыралар, кондукторсыз түләү системасын кертәләр, шулай ук йөртүченең эш шартларын яхшырталар.
Иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә: ишекләр махсус система белән җиһазландырыла, электроника заманча таләпләргә туры китереп яңартыла.
Эшкә бу рәвешле якын килү вагонның хезмәт итү вакытын 15 елга озайтырга һәм яңа транспорт сатып алу белән чагыштырганда чыгымнарны ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирә. Эшләр шәһәрнең электр транспорты предприятиесе базасында алып барыла, бу предприятиенең үз компетенцияләрен формалаштыра һәм тармакның мөмкинлекләрен киңәйтә.
Беренче яңартылган трамвайны линиягә 1 майда чыгарырга ниятлиләр. Киләчәктә 20гә якын вагонны яңарту күздә тотыла.
