Иран башкаласына төнге һөҗүмдә алты бала һәлак булган
Иран башкаласы Тегеранга төнге һөҗүмдә алты бала һәлак булган. Мондый мәгълүматларны Тегеранның Гадәттән тыш хәлләр буенча идарәсе җиткерде, дип яза ТАСС.
Mehr агентлыгы мәгълүматлары буенча, Тегеранның көньяк-көнчыгыш өлешендә берничә снаряд төшкәннән соң торак йорт тулысынча җимерелгән. Кимендә өч кеше һәлак булган, җиде кешене коткаручылар бина җимерекләре астыннан чыгара алган, алар госпитальгә китерелгән.
