Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Кара елан «уянган»: Татарстанга яз иртә килү сәбәпле, еланнар һәм талпаннар активлашты

0

Быел калын кар астыннан ачыгып чыккан талпаннар март азагында ук активлашты. Татарстанлыларга талпан кадалуның беренче очраклары быел иртә теркәлде. Еланнар да язгы кояшта кызынырга чыга башлады. Быел кышын кар мул булганга, тычканнарга да кышлау өчен шартлар уңай булды. Әле бакча сезоны башланмаса да, кар юрганы астыннан чыккан тычканнар инде 57 кешегә геморрагик бизгәк йоктырырга өлгерде.

Поляр түгәрәк артында да яшиләр

20 мартта интернетта кардан кара елан шуышып барган видео пәйда булды. Аны Югары Ослан районында яшәүче кеше төшергән. Видео авторы әйтүенчә, ир-ат рептилияне Иннополис янында күргән.

Фото: «Сережа говорит» телеграм-каналындагы видеодан скриншот

«Видеода – гади кара елан, салкынга иң чыдам еланнарның берсе. Бу елан хәтта поляр түгәрәк артында да очрый. Шуңа күрә аларның беренчеләрдән булып уянуына аптырарга кирәкми. Алар кар эреп беткәнен көтми, кышлаган урыны янында бераз кар эреп ачылган урын барлыкка килдеме – җылынырга чыга», – дип аңлатты бу күренешне КФУның зоология музее һәм гербарие хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Илдар Хәйретдинов.

Татарстанда еланнарның дүрт төре яши. Бу – кара еланның ике төре (гади һәм дала кара еланы – икесе дә ТР Кызыл китабына кертелгән) һәм тузбашлар семьялыгыннан булган ике төр елан (гади тузбаш һәм гади җизбаш). Тузбашны кара еланнан башындагы ике сары тап аерып тора. Җизбаш – сирәк һәм саклана торган рептилия. Бу ике елан җылы ярата, алар кышкы йокыдан кара еланга караганда соңрак чыга.

«Җизбаш – бик сирәк очрый торган елан. Ул тышкы яктан кара еланга охшаган, ләкин аның гәүдәсе нечкәрәк. Гади кара елан я кара, я соры төстә, сыртында зигзагсыман бизәкләр була. Җизбаш исә яшкелт-сары, кызгылт-коңгырт төстә, сыртында вак кара тимгелләр була», - диде биолог.

Язгы кояш нурлары еланнарның организмына озак йоклаганнан соң уянып китәргә ярдәм итә, шуннан соң алар активлаша.

Илдар Хәйретдинов кешеләргә еланнарны юк итәргә ашыкмаска өндәде. Әгәр аларга тимәсәң, еланнар үзләре беренче булып кешегә һөҗүм итми. Шул ук вакытта алар бик күп файда китерә. Мәсәлән, кара елан тычкансыман кимерүчеләрне юк итә, ә тузбаш бакалар санын киметә.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Тиздән «елан туйлары» чоры җитә

Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Алексей Павлов видеодагы кара елан үз теләге белән чыкмаган, аны нәрсәдер мәҗбүр иткәндер, дип саный. Югыйсә ул салкын кар өстеннән шуышып бармас иде, җир ачылган җирдә җылынып ятар иде, дип белдерде Павлов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Кар эрергә тотынгач, аның кышлаган урынын су баса башлагандыр. Еланнар җир астындагы бушлыкларда, тычкан ояларында кышлый. Әмма республиканың көньяк районнарында еланнар үзләре чыгарга да мөмкин. Минем бер елны 28 мартта ук кара елан күргәнем булды», – дип сөйләде ул.

Кара елан кояшта җылынганнан соң активлаша, шуңа күрә аңа видео авторы кебек тияргә ярамый, дип кисәтте биолог.

«Елан җылынганчы хәлсез була. Бу чорда аларны еш кына каргалар чукып үтерә. Гадәттә кышкы йокыдан беренче булып ата еланнар уяна. Кояш тәэсирендә рептилияләрдә үрчүгә этәрүче гормоннар активлаша башлый. Шуннан соң апрельнең икенче яртысында яки май башында «елан туйлары» башлана», - дип сөйләде тыюлык хезмәткәре.

Сочидан кадалып кайткан

Язын җылы килүгә еланнар гына түгел, талпаннар да уяна башлады. Быел кыш карлы булды, бу аларга кышлау өчен уңайлы шартлар тудырды. Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, талпаннар котыру көтелә.

Гадәттә республикада талпаннар кадалу сезоны апрельдә башлана һәм октябрьдә тәмамлана. Аларның иң зур активлыгы май-июнь башына туры килә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, быел яз иртә килү сәбәпле, талпаннар иртәрәк активлашты. Республикада талпан кадалуның беренче очрагы 25 мартта Биектау районында теркәлгән. Апрель башына кадәр медицина учреждениеләренә Әлмәт, Азнакай, Яшел Үзән һәм Нурлат районнарында талпан кадалудан зыян күрүчеләр дә мөрәҗәгать иткән. Аларга талпан урманга барганда, этләре белән урамда йөргәндә һәм бакчада булганда кадалган. Шулай ук бер Казан кешесенә Сочидан талпан кадалып кайткан.

Урманга һәм дачага мөмкин кадәр ябыграк өс һәм аяк киеме киеп барырга киңәш ителә

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Талпаннан саклану өчен, табиблар урманга һәм дачага мөмкин кадәр ябык өс һәм аяк киеме киеп барырга киңәш итә. Әгәр сезгә талпан кадалса, ә травмпунктка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, паразитны әкрен генә пинцет белән тартып чыгарырга кирәк. Моны талпанның тән тиресенә кадалган борынын өзмичә генә эшләргә кирәк. Паразитны эләктерергә, борырга һәм өскә тартырга киңәш ителә. Талпанны җеп ярдәмендә дә чыгарып була. Моның өчен җепне талпанның борыны тирәли бәйләргә һәм әкрен генә селкетә-селкетә өскә тартырга кирәк.

Талпанны чыгарганнан соң, яраны йод яки спирт белән дезинфекцияләргә кирәк. Моннан соң талпанны тыгыз итеп ябыла торган савытка салырга һәм 72 сәгать дәвамында лабораториягә илтеп тапшырырга кирәк. Анда талпанда куркыныч инфекцияләр – талпан энцефалиты яки боррелиоз булу-булмавын тикшерәчәкләр. Быел Татарстанда 6,5 мең кешегә талпан энцефалитына каршы прививка ясарга планлаштыралар.

Талпанны тартып чыгарганнан соң 72 сәгать дәвамында лабораториягә илтеп тапшырырга кирәк

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Дачага битлек һәм перчаткаларсыз бармагыз»

Быелгы кыш кимерүчеләр өчен дә шәп булды – алар калын кар астында җылыда һәм туклыкта рәхәтләнде. Тычканнар куркыныч йогышлы авыру – бөер синдромлы геморрагик бизгәк таратучы булып тора. Кимерүчеләр үзләре бу чир белән авырмый, ләкин селәгәй һәм тизәк аша вирус бүлеп чыгара. Табиблар мәгълүматларына караганда, 2026 елның өч аенда республикада геморрагик бизгәк йоктыруның 57 очрагы теркәлгән.

Тычканнар куркыныч йогышлы авыру – бөер синдромлы геморрагик бизгәк таратучы булып тора

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

«Кешеләр чирне подвалларда, базда, йорт яны участокларындагы яшелчәләр, мал азыгы саклана торган биналарда йоктырган. Бакча сезоны башланыр алдыннан гигиена һәм профилактика чараларын үтәргә чакырабыз», - дип мөрәҗәгать итте татарстанлыларга Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Кеше тычкан бизгәген ике юл белән йоктырырга мөмкин: кимерүчеләрнең тизәген сулаган очракта, зарарланган тән тиресенә яки лайлалы тышчага тычкан селәгәе яисә тизәге тигән очракта. Татарстанлыларга кыштан соң бакча йортларын битлек һәм перчаткалар киеп җыештырырга киңәш ителә.

Евгения Черноусова, «Республика Татарстан»






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net