Татарстанда якындагы тәүлектә томан, яшен һәм көчле җил фаразлана
5 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.
Көндез секундына 15-18 метр, Казанда секундына 15 метрга кадәр көчле җил, урыны белән яшенле яңгыр явуы көтелә.
