Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанлылар илкүләм проектларны гамәлгә ашыру сыйфаты турында 2200 бәяләмә калдырган

0

Татарстанда республика халкыннан илкүләм проектларны гамәлгә ашыру сыйфаты турында 2200гә якын бәяләмә кабул ителгән. Аларның 75 проценты уңай һәм 10 проценты нейтраль. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Республика халкыннан кире элемтә җыю механизмы 2023 ел азагыннан гамәлгә кертелде. Республика халкы фикерен илкүләм проект кысаларында төзелгән яки ремонтланган һәр социаль әһәмиятле объектта урнаштырылган qr-код аша белдерә ала.

Татарстанлылар иң еш очракта «Тормыш өчен инфраструктура» проекты нәтиҗәсендә яңартылган парк һәм скверларның торышы турында фикере белән уртаклаша. Бәяләмәләрнең якынча 75 проценты уңай, 15 проценты тискәре, калган өлеше нейтраль. 2026 елда татарстанлылар иң еш «Тормыш өчен инфраструктура», «Яшьләр һәм балалар» һәм «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелгән объектларның торышы турында бәяләмәләр калдыра.

Тискәре бәяләмәләр игътибарсыз калмый – алар оператив җавап бирү һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен җирле үзидарә органнарына һәм профильле министрлыкларга җибәрелә.

Быел Татарстан уңайлы шәһәр мохитен булдыру эшен дәвам итә. Республикада 51 җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырыла.

Бу эшләрнең шактый өлеше (42 объект) «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты линиясе буенча финанслана. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында республиканың 31 районындагы 36 киңлек яңартылачак. Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр бөтенроссия конкурсында җиңү нәтиҗәсендә республикада – Аксубай, Алексеевск, Биектау, Кукмара, Минзәлә һәм Тәтештә тагын алты объект төзекләндереләчәк.

Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль программасы кысаларында төзеләчәк яңа объектлар исемлеге халыкның актив катнашында – тавыш бирү процедурасы ярдәмендә формалаштырыла.

2018 елдан башлап җәмәгать киңлекләре проектларын сайлаганда халык арасында тавыш бирү уздыру «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыруның мәҗбүри шарты булды.

2025 елда Татарстанда 2026 елда илкүләм проект кысаларында барлыкка киләчәк яңа җәмәгать киңлекләре өчен 140 меңнән артык кеше тавыш бирде.

21 апрельдән «Дәүләт хезмәтләре» порталында 2027 елда төзекләндереләчәк парклар, скверлар, яр буйлары, бульварлар өчен гомумроссия онлайн-тавыш бирү башлана. Элегрәк порталда Россия халкынан төзекләндерү өчен территорияләргә карата идеяләр җыю этабы тәмамланды. 7 апрельгә кадәр тавыш бирүдә катнашачак объектлар билгеләнәчәк.

2026 елда Татарстан 12 илкүләм проект составындагы 45 төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнашуын дәвам итә. Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга якынча 54 млрд сум юнәлтеләчәк.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net