Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Гүзәл Сәгыйтова «Калеб» проекты яшьләренә: Иҗат ул – әманәт, аны үстерергә кирәк

0

Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты булды. Чара заманча татар мәдәниятенең актуаль юнәлешен билгеләүче яшь сәнгать эшлеклеләрен тәкъдим итүгә багышланды.

«Калеб» яңа буын җыены язгы концерт тәкъдим итте. Анда яшь җырчы, композитор, шагыйрь, биюче һәм рәссамнар катнашты. Сәхнәгә «Калеб» проектлары буенча тамашачыга таныш башкаручылар да, бу кич алар өчен дебют булган яңа исемнәр дә чыкты. Тамашачылар яшь талантларның эшләрен күрә алды, музыка, шигърият һәм хореография өлкәсендә яңа исемнәр белән танышты.

«Бу кичә күбрәк иҗатка багышланган иде, ләкин безнең төп максат – яңа агым булып килүче яшьләребезне күрсәтү. Алар бар, алар иҗат итә – күрдегез – һәр авазда, һәр нотада, һәр сулышта. Шуңа күрә алар безгә кирәк, беренче чиратта. Аларга тамашачы кирәк, әлбәттә. Шуны белегез: иҗат ул – әманәт. Аны үстерергә кирәк, тагын да баетырга, тырышырга, һәрвакыт үз өстегездә эшләргә... Әлбәттә, иҗат юлы җиңел юл түгел. Көнләшүчеләр дә, аяк чалучылар да булыр. Ләкин төп аяк чалучы – сез үзегез, сез аны үзегез дә беләсез. Эчке тавыш, дибез», – диде кичәдән соң Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары, «Калеб» яшьләр иҗат берләшмәсенә нигез салучы Гүзәл Сәгыйтова.

Ул яшьләргә зур уңышлар теләде. «Тамашачыга талантыгызны җиткерергә онытмагыз. Кабатлап әйтәм: Аллаһтан бирелгән сәләт ул. Зур уңышлар сезгә. Сез бергә булганда көчлерәк. Моны сезгә кадәр килгән буын исбатлады: күпме яңа әсәрләр иҗат ителде! Алар тәнкыйтьләнсә дә, алар бүген бар һәм киләчәктә дә яшәрләр дип өметләнәбез. Шуңа күрә бергә булыгыз, иҗат итегез, һәрвакытта бер-берегезгә ниндидер илһам бирсәгез иде. Без сезне инде яратабыз», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Вокалистлар: Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова, Алмас Хөсәенов, Рамил Әйметдинов, Элина Сафина, Динар Шәрәфетдинов, Тимур Мусин, Аделина Закирова, Руслан Габбасов, Илзирә Сираҗиева, Айгиз Хәйдәршин, Гүзәл Габбасова, Рөстәм Хөсәенов, Зәлинә Шакирова, Илүзә Вәлиуллова, Инсаф Ганибаев.

Шагыйрьләр: Дания Нәгыйм, Гүзәл Закирова, Айгөл Хәбибрахманова, Адилә Әхмәтҗанова, Азат Вәлиев, Рузалия Шакирова, Зөләйха Камалова.

Композиторлар: Айдар Абдрахимов, Айдар Ниязов, Рузия Кәлимуллина, Рената Корнилова, Фәрһад Бәхтияри.

Биючеләр: Камилә Галиева һәм Альбина Ногманова.

Музыкаль бизәлешне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры башкарды. Дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тинчурин театрының баш дирижеры Ильяс Камал.

Режиссер – Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова; сценарий авторы – Рүзәл Әхмәдиев; проект кураторы – Лилия Гәрәева.

Концерттан репортажны «Интертат» сайтыннан укып булачак.

  • Проект «Калеб» яшьләр берләшмәсе тарафыннан Казан шәһәре мэриясе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар теле һәм Татарстан Республикасы халыклары вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net