«Түбән Кама Нефтехим»дагы янгыннан соң 9 кеше әле дә булса элемтәгә чыкмаган
«Түбән Кама Нефтехим»дагы янгыннан соң 9 кеше әле дә булса элемтәгә чыкмаган, алар арасында подряд оешмалары хезмәткәрләре дә бар.
«Янгын башланганнан бирле тугыз кеше элемтәгә чыкмады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм «Түбән Кама Нефтехим» хезмәтләренең бөтен тырышлыгы хәзер аларны эзләүгә һәм коткаруга юнәлдерелгән. Предприятиенең кадрлар хезмәте белгечләре һәм корпоратив психологлар язмышы әлегә билгесез булып калган һәр хезмәткәрнең гаиләсе белән тәүлек буе элемтәдә тора», - дип хәбәр иттеләр предприятиенең матбугат хезмәтендә.
Искәртеп үтәбез, кичә «Түбән Кама Нефтехим»да янгын чыкты. Соңгы мәгълүматлар буенча, 3 кеше, шул исәптән янгын сүндерүче һәлак булган. 71 кеше зыян күргән, шуларның бишесе - авыр хәлдә.
