Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстан Премьер-министры: Айрат Фәррахов - лаеклы җитәкче

0

Казан дәүләт медицина университетында ректор вазифаларын башкаручы Айрат Фәрраховны рәсми рәвештә тәкъдим итү тантанасы булды. Тантанада Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.

«Казан медицина университеты хаклы рәвештә илдә иң ихтирамга лаеклы уку йортларының берсе санала - ул ике гасырлык тарихы булган абруйлы югары уку йорты», - дип искәртте Михаил Мурашко.

Ул тәрбия эшенең медицина югары уку йортының төп бурычларыннан берсе булуын искәртте. Яшь кадрларны ватанпәрвәрләр һәм илебез гражданнары, авыр минутларда кешеләргә ярдәмгә килергә әзер торган белгечләр буларак үстерергә кирәк, дип белдерде министр. Бу соңгы алты елда илебез пандемия, махсус хәрби операция, техноген һәлакәтләр кебек сынаулар аша узганда аеруча актуаль.

Мурашко университет яңа җитәкче белән ирешелгән позицияләрен саклап калачагына ышана. Ул беренче чиратта үтәргә тиешле төп бурычларны (илкүләм проектларда катнашу, фәнни-тикшеренү лидерлыгын көчәйтү һәм гамәли сәламәтлек саклауга интеграция) билгеләде.

«Айрат Фәррахов - тәҗрибәле җитәкче, төбәкне, идарә итү системасын яхшы белә. Ул тармак алдында торган бурычларны тирәнтен аңлый торган кеше. Югары уку йортының зур ыргылыш ясау өчен мөмкинлеге бар. Сезгә уңышлар теләп калам», - дип сүзен төгәлләде РФ сәламәтлек саклау министры.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Казан медицина мәктәбе Татарстан Республикасыннан читтә дә киң танылган. Дистә еллар дәвамында ул бөтен ил өчен кадрлар әзерләүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Ул искәрткәнчә, КДМУ ел саен 800 белгеч әзерләп чыгара.

«Айрат Зәкиевич - лаеклы җитәкче. Аның бөтен һөнәри юлы Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау системасы белән бәйле. Медицинаның төбәк һәм гомумдәүләт бурычларын тирәнтен аңлау КДМУның яңа казанышлары өчен ныклы нигез булыр дип ышанам», – диде Песошин.

Айрат Фәррахов коллегаларына, Дәүләт Думасы депутатларына, шулай ук сайлаучыларына рәхмәт белдерде. Ул татарстанлыларның мәнфәгатьләрен нәтиҗәле яклау өчен ун ел дәвамында бөтен көчен куюын билгеләп үтте.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net