Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Алабугада «Ялкын» журналы призларына көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды – җиңүчеләр

0

26-28 мартта Алабуга шәһәре Җиңел атлетика манежында 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында «Ялкын» журналы призларына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. 15-16 яшьлек егетләр арасындагы ярышларда республиканың 41 районыннан 47 команда, 345 спортчы көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Косов, ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Рамил Шәмсетдинов һәм «Ялкын» журналы баш мөхәррире Энҗе Габдуллина сәламләде.

«Алабуга сезне бу чарада сәламләвенә шат! Алабуга муниципаль районы башлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән оештыручыларга шәһәребезгә шундый хөрмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәм. 345 катнашучы, 47 команда, 41 район – чын спорт бәйрәме. Кадерле спортчылар, сезгә зур җиңүләр телим!», – дип билгеләп узды Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Косов.

Татарстан Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров ярышларны уздыруда ярдәм күрсәтүләре өчен Алабуга шәһәре җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

«Ел башында без бу манежда көрәш буенча Татарстан чемпионатын уздырдык, ә бүген биредә яшүсмерләр арасында беренчелек уза. Район җитәкчелегенә шундый мөмкинлек биргәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Келәмгә 15-16 яшьлек егетләр чыга. Алар – безнең киләчәгебез. Бары тик уңышлар телим, тренерларга зур хезмәтләре өчен рәхмәт. Келәмгә чыккан һәр егет – батыр!», – диде ул.

Марсель Таһиров шулай ук Мамадыш районы көрәш командасының баш тренеры Рафаэль Хәмидуллинга һәм Кукмара районы көрәш командасы тренеры Таһир Әхмәтовка ТР Көрәш федерациясенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Фото: © «Алабуга нуры», Резеда Нуриева

«Ялкын» журналы баш мөхәррире Энҗе Габдуллина ярышларның нәкъ менә әлеге журнал исеме белән бәйле булуы зур әһәмияткә ия, дип искәртеп узды.

«Ялкын» һәрвакыт яшүсмерләр өчен үзләрен күрсәтү мәйданы булган. Шуңа күрә әлеге ярышның «Ялкын» журналы призларына узуы аерым мәгънәгә ия. Сезгә уңышлар, имгәнүләрсез көрәш һәм мәңге истә калырлык хатирәләр телим», – диде Энҗе Габдуллина.

Ярыш ике көн дәвам итте. Чемпионатның беренче көнендә – беренчел әйләнешләр, икенче көнендә ярымфинал һәм финал ярышлары узды. Ярышларның баш хөкемдары Булат Хәбибрахманов булды.

Фото: © «Алабуга нуры», Резеда Нуриева

Җиңүчеләр исемлеге:

45 килограмм авырлык категориясе:

  • I урын – Аяз Фәйзрахманов

  • II урын – Ранил Заһриев

  • III урын – Николай Юртов

  • III урын – Артем Зәйниев

50 килограмм:

  • I урын – Әмир Ханбиков

  • II урын – Кәрим Нәҗипов

  • III урын – Фәндил Зиннәтуллин

  • III урын – Мәүлет Ибәтуллин

55 килограмм:

  • I урын – Нурсәет Харисов

  • II урын – Ильяс Галиев

  • III урын – Риназ Гарипов

  • III урын – Гадел Исхаков

60 килограмм:

  • I урын – Радмир Ханов

  • II урын – Станислав Гаврилов

  • III урын – Йосыф Ибраһимов

  • III урын – Әхәт Әскәров

65 килограмм:

  • I урын – Илдан Гыйниятуллин

  • II урын – Ильяс Шәмсиев

  • III урын – Мөхәммәт Гыйбадуллин

  • III урын – Азамат Шакиров

70 килограмм:

  • I урын – Азамат Газыймов

  • II урын – Инсаф Әхмәдуллин

  • III урын – Рүзәл Гыйззәтуллин

  • III урын – Булат Закиров

75 килограмм:

  • I урын – Айзат Газыймов

  • II урын – Билал Галимов

  • III урын – Ранэль Фәйсханов

  • III урын – Газинур Шиһапов

80 килограмм:

  • I урын – Фәнис Фәсхетдинов

  • II урын – Данияр Минкәбиров

  • III урын – Әнәс Мифтахов

  • III урын – Рамазан Шакиров

100 килограмм:

  • I урын – Ислам Купкенов

  • II урын – Хәлил Шәйхетдинов

  • III урын – Ислам Хөснетдинов

  • III урын – Камил Карамов

Командалар арасында беренчелекне Чаллы шәһәре командасы яулады. Икенче урында – Саба районы командасы. Өченче урынга Кукмара районы көрәшчеләре командасы лаек булды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net