Төркиянең Анкара шәһәрендәге урамга Шәфыйка Гаспралы исемен биргәннәр
Анкара шәһәрендәге урамга Шәфыйка Гаспралы исемен биргәннәр. Тантаналы чара 27 мартта узган. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналында хәбәр итә.
Шәфыйка ханым мәшһүр мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы белән беренче татар хатын-кыз журналисты Бибизөһрә Акчуринаның кызы.
Шәфыйка Гаспралы урамы Әнкараның башкала районнарының берсе Пурсаклар районындагы Әмәк бистәсендә урнашкан.
- Шәфыйка Гаспралы (1886-1975) 1906-1911 елларда мөслимәләре өчен «Галәме нисван» (Хатыннар галәме) журналын чыгарган, Кырымда хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче комитетлар оештыруның башында торган. Совет хакимияте урнашкач, балалары белән Төркиягә күченеп китә алган. Анда балалар йортларында хезмәт куйган. «Кызыл ярымай» җәмгыятендә эшләгән. Тәрҗемә эше белән шөгыльләнгән.
