Апаста дүртенче тапкыр Әмир Камалиев исемендәге театр коллективлары фестивале үтте
Апаста Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев исемендәге «Бар дөнья - театр» районкүләм балалар театр коллективлары фестивале узды. Ул район башлыгы тәкъдиме белән дүртенче тапкыр оештырылды. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.
Фестиваль быел талантлы балаларны Шыгай авылына җыйды. Укучыларга клубта урын алган Әмир Камалиев музее белән танышу мөмкинлеге дә булды.
Бу чарада җитәкчеләр, якташыбыз, язучы, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, «Балачак» театр студиясе режиссеры Фердинанд Хафизов, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова һәм Әмир Камалиевның улы Сәйдәш, энесе Дамир Камалиев та катнашты.
Бәйгедә җиңүче коллективларга дипломнар, күчтәнәчләр тапшырылды. Ә гран-прины Борнаш урта мәктәбе яулады.
Районның һәр мәктәбендә театр түгәрәкләре оешкан. Балалар татар, рус, чуваш, инглиз һәм башка телләрдә спектакльләр куялар. Алар район күләмендә генә түгел, республикада да катнашып, җиңүләр яулыйлар. Бәйгедә барлыгы 18 театр коллективы катнашкан.
Фестиваль киләсе елларда да дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.
