Тубылда «Себер мирасы» дип аталган шигърият кичәсе узды
Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә «Себер мирасы» дип аталган шигърият кичәсе узды. Чараны «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы себер-татар мәдәният үзәге белән берлектә оештырды, дип хәбәр итә Римма Умитбаева «Яңарыш» газетасында.
«Ак калфак» оешмасы рәисе Айсылу Юнысова шәһәрдә яшәп шигырьләр иҗат иткән, милләттәшләребезгә таныш булган сәләтле җирле шагыйрьләрне чакырып, аларның иҗаты белән танштырды. Кичәнең төп геройлары үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.
Күпләргә таныш булган, рус һәм татар телендә матур шигырьләр иҗат иткән Марат Шәрипов иҗат юлы турында сөйләде, шигырьләрен укып ишеттерде. Аның шигырь җыентыклары белән күпчелек укучылары таныш. Сөнгатулла Бекенин, Заһидә Бекенина, Гөлминур Давалева, Дилә Хәбибуллина иҗат иткән шигырьләрне авторлар үзләре укыды.
Айсылу Юнысова шигърият мәдәниятләрне, кешеләрне берләштерә, дип белдерде. «Шигъри юлларга салынган хисләр, фикерләр шигырь яратучыларның күңелләренә үтеп керә. Бу очрашу катнашучыларның, тыңлаучыларның күңелләрендә матур хисләр уятты. Чарага килгән Рауза апа һәм Клим абый Садыйковларга, Зәкинә Арангуловага рәхмәтлемен. Яңа иҗат юлына баскан, беренче шигырьләрен язган Фәния Мелибаева, Әминә Биктимировага иҗат уңышлары телимен», – диде ул.
Милли-мәдәни традицияләребезне саклауга зур игътибар биргән, иҗатлары белән мәдәниятебезне үстерүдә өлеш керткән иҗат ияләренә Тубыл шәһәре Думасы рәисе Михаил Никитин исеменнән һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсеннән бүләкләр тапшырылды.
Һәркемгә рухи байлык биргән шигърият бәйрәмен үткәрүне традициягә кертеп, ел саен оештыру кирәклеге тәкъдим ителде. Кичә ахырында Айсылу Юнысова, Зөфәр Янгулов җырлар башкарды. Милли, мул табын артында аралашып, фикерләр белән уртаклашып, шигырьләр тыңлап, халкыбызның матур бәйрәм чарасы йомгакланды.
