Бүген Татарстанда +12 градуска кадәр җылы булачак
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава була. Җитди явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республика буенча төнлә термометр баганалары +2...-2 градус күрсәтсә, көндез һава +8...+13 градуска кадәр җылына.
Казанда +10...+12 градус җылы булачак.
