Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Төркиядә бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль марафон башланган

0

Төркиянең Анталия шәһәрендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль марафон башланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә автор-башкаручы, композитор, Анталия шәһәрендәге «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова хәбәр итте.

«Тукай аһәңнәре» исемле айлык 26 март – 26 апрель көннәрендә узачак. «Без бу марафонны бөек Тукаебызның иҗатын, татар әдәбияты һәм мәдәниятен чит илдә дә киңрәк таныту, популярлаштыру максатыннан башладык», – диде Гөлназ Җиһангирова.

Катнашучылар өчен түбәндәге номинацияләр каралган:

  • Тукайның шигырьләре, поэмалары, әкиятләре;
  • Тукай шигырьләренә язылган җырлар һәм романслар;
  • Тукай әсәрләре буенча театраль күренешләр; ⁠
  • Тукайга багышланган әдәби әсәр.

Туган теле татар теле булмаган катнашучылар өчен махсус номинация гамәлгә кертелгән.

Видеолар телефонны горизонталь (яткырып) тотып яздырылырга һәм 7 минуттан артмаска тиеш. Видеоларны җибәрү өчен электрон адрес: antalyatatkult@gmail.com. Һәр катнашучыга диплом тапшырылачак. Финалистлар 26 апрель – Габдулла Тукайның туган көнендә Анталиянең иң матур сәхнәләренең берсендә чыгыш ясаячак һәм бүләкләнәчәк.

Катнашучыларның видеоязмаларына жюри әгъзалары бәя бирәчәк.

Шәмсия Гатуф кызы ҖИҺАНГИРОВА – шагыйрә, прозаик, журналист, СССРның язучылар берлеге әгъзасы,ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Рәмис Кыям улы АЙМӘТ – шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге премияләр лауреаты.

Фатыйх КОТЛЫ – язучы, тәрҗемәче, милләте төрек булып, татар әдәбиятын Төркиядә танытучы шәхес, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый һәм Шәйхи Маннур премиясе лауреаты.

Гөлназ Назыйм кызы ҖИҺАНГИРОВА – музыка белгече, композитор, шагыйрә, халыкара конкурслар лауреаты, Төркиянең Анталия шәһәрендәге «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе, марафонның идея авторы һәм җитәкчесе.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net