Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Азнакайда шагыйрә, прозаик Гөлчәчәк Садретдинованың 50 яшьлегенә багышланган кичә узды

0

27 мартта Азнакайның Мәдәният үзәгендә шагыйрә, прозаик Гөлчәчәк Садретдинованың 50 яшьлек юбилеена багышланган «Иҗатымда дөрли яшәү яме» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Үзенең котлау сүзендә ул азнакайлыларның юбиляр белән бик горурлануы турында әйтте: «Чөнки син җырларың аша Азнакайның матур данын бөтен татар дөньясына таратасың», — диде Марсель Шәйдуллин.

Гөлчәчәк Садретдинова — бик күп хитлар авторы, аның 400гә якын җыры бар. Ул - «Болгар радиосы»ның XIII Милли музыкаль премиясе иясе, «Яңа татар җыры» конкурсы лауреаты, «Балачак җыры» бәйгесе җиңүчесе, шулай ук М.Хәсәнов исемендәге муниципаль премия лауреаты. Аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны татар эстрадасының популяр җырчылары башкара. Юбилей кичәсендә исә экраннан Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, Рәдиф Зарипов, Ләйлә Галиева, композитор Айдар Тимербаевның видеокотлаулары күрсәтелде.

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр үзе белән кайнар сәламнәр һәм бүләкләр алып килгән иде. Ул юбилярга ТР мәдәният министры Ирада Әюпованың Рәхмәт хатын, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла исеменнән «Габдулла Тукай. 140 ел» истәлекле күкрәк билгесен, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизованың Рәхмәт хатын һәм акчалата бүләген тапшырды. Үз исеменнән танылган драматург һәм прозаик «Ак әби», «Фәхрине үтереп ташладылар» китапларын һәм «Абага алмасы ачы була» дип исемләнгән пьесалар җыентыгын бүләк итте. «Үзең укып чыккач, китапханә фондларына тапшырасыңа шикләнмим», — диде Равил Сабыр.

Шулай ук Әлмәттән килгән шагыйрә, драматург, актриса Резедә Хәертдинова юбилярга бүләк итеп «Тукта, тынычлан, сандугачым» җырын башкарды.

Гөлчәчәк Садретдинова — 2024 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, сигез китап авторы. Кайсы гына әсәрен алып карама — тирән мәгънәле, аларда гыйбрәтле язмышлар, туган якка, әти-әнигә, балага мәхәббәт темасы ярылып ята. Шагыйрәнең сөю, гашыйк булу турындагы шигырьләре самими, ихлас, ышандырырлык. «Хатын-кыз ул — ачылмаган бөре!» — дип яза Гөлчәчәк Садретдинова. Балалар өчен язылган шигырьләре дә шактый. Нарасыйларның уй-фикерләрен тасвирлап, алар телендә сөйләшә белә ул.

2021 елдан Гөлчәчәк Садретдинова Азнакайда 67 ел эшләп килүче «Гөлстан» иҗади берләшмәсен җитәкли. Ул 40ка якын иҗатчыны берләштерә. «Гөлстан»чылар бер-берсенең иҗатын тикшереп, аны үстерү өчен киңәшләр биреп кенә калмый, барлык мәдәни, иҗтимагый чараларда актив катнаша, бакыйлыкка күчкән шагыйрьләрне искә алу кичәләре үткәрә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә очрашулар уздыра, социаль учреждениеләрдә хәйрия акцияләре оештыра. Әлбәттә инде, юбилей кичәсендә «гөлстан»чылар да сәхнәгә чыгып җитәкчеләренә матур котлау сүзләре җиткерде.

Шагыйрәгә багышланган бәйрәм ике сәгать ярымнан артыграк дәвам итте, әмма беркемне дә ялыктырмады. Гөлчәчәк Садретдинованы котларга сәхнәгә менүчеләр арасында ул хезмәттәшлек иткән балалар бакчалары, мәктәп-лицейларның балалары һәм укытучылары, дуслары, якыннары, туганнары, тормыш иптәше Марат, кызы Әминә, әнисе Мәүҗидә, Азнакай районы үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге җитәкчесе Зөлфия Исламова да бар иде. Бәйрәм юбиляр башкаруында «Җыйдым җиләк» җыры белән тәмамланды.

Резеда Шәмсуллина






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net