Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Россиялеләрне фатирда кондиционерны законсыз урнаштырган өчен штраф турында кисәттеләр

0

Россиядә күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә үз белдеге белән кондиционер урнаштырган өчен административ җаваплылык яный. РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров шул хакта хәбәр итте.

«РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.21 маддәсе (торак биналардан файдалану кагыйдәләрен бозу – ред.) торак йортта законсыз рәвештә кондиционер урнаштырган өчен гражданнарга 2000-2500 сум күләмендәге штраф рәвешендә җаваплылык билгели», - диде Машаров РИА Новости агентлыгы белән әңгәмәсендә.

Ул ачыклык керткәнчә, күп фатирлы йортның фасады милекчеләрнең гомуми мөлкәтенә карый, шуңа күрә теләсә нинди үзгәрешләр, шул исәптән җиһазларны урнаштыру да, йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында килештерүне таләп итә.

Мәдәни мирас объекты статусына ия биналар өчен аерым чикләүләр гамәлдә.

«Әгәр йорт мәдәни мирас объектларына карый икән, мондый бина фасадына кондиционер куеп булмаячак. Бу «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында»гы 73нче Федераль законның 47.3 маддәсе буенча тыела», – дип өстәде Машаров.

Мондый очракларда хокук бозу күпкә җитдирәк санкцияләргә – 15-200 мең сум күләмендәге штрафка китерергә мөмкин.

Моннан тыш, эксперт тавыш дәрәҗәсе буенча таләпләргә игътибар юнәлтте: рөхсәт ителгән күрсәткечләрдән арттырсаң (көндез - 50 дБА, төнлә - 45 дБА), 500-1000 сум күләмендә штрафка тартулары бар.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net