Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Күрше төбәкләрдә пастереллез тарала: Татарстан хайван чирләреннән ничек саклана?

0

Күрше төбәкләрдә инфекцияләр таралу сәбәпле, Татарстанда читтән мөгезле эре терлек кертүне тыйдылар. Идел буе федераль округында, шул исәптән Чувашия һәм Удмуртиядә пастереллез очраклары ачыклана башлады. Инфекция кешеләргә һәм хуҗалыкларга нәрсәсе белән куркыныч һәм республикада нинди саклану чаралары кертелгән – «Татар-информ» материалында.

Күрше төбәкләрдә инфекцияләр таралу сәбәпле, Татарстанда читтән терлек кертүне тыйдылар

Татарстанда барлык төр мөгезле эре терлекләрне кертүне вакытлыча тыйдылар. Хайваннарны бары тик Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән рөхсәт алган очракта гына кертеп була.

Карар хайваннар арасында аеруча куркыныч авырулар чыгуга юл куймау өчен җаваплы республика штабының чираттан тыш утырышында кабул ителде.

Моның җитди сәбәбе бар – илдә эпизоотик вазгыять начарайды.

«Безне Идел буе федераль округындагы, бигрәк тә күрше төбәкләрдәге – Чувашия һәм Удмуртия республикаларындагы вазгыять борчый», – дип белдерде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.

Бу мәсьәләгә элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та игътибар итте.

«Республикага санкцияләнмәгән тәртиптә терлекләр һәм продукция кертүгә юл куймаска, юл-патруль хезмәтләренең стационар һәм күчмә постларында контрольне көчәйтергә кирәк», - дип ассызыклады ул.

Ленар Гарипов: «Безне Идел буе федераль округындагы, бигрәк тә күрше төбәкләрдәге – Чувашия һәм Удмуртия республикаларындагы вазгыять борчый»

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Инфекция Татарстанга якыная

Россельхознадзор белешмәләре нигезендә, инфекция Россиянең 15 төбәгендә, шул исәптән Татарстан белән күрше торган Удмуртия һәм Чувашиядә ачыкланган.

Быел Россия төбәкләрендә пастереллез – куркыныч хайван чире тарала.

Новосибирск өлкәсендә хәтта гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән. Берничә районда карантин кертелгән. Терлекләрне күпләп юк итәләр. Хайваннар арасында пастереллез һәм котыру чире тарала. Өлкә хакимияте мәгълүматларына караганда, төбәк авыру чыганаклары берьюлы берничә районда ачыкланган.

Чир йогу очраклары шулай ук Омск, Томск, Свердловск, Самара һәм Пенза өлкәләрендә, шулай ук Байкал аръягы краенда, Якутия, Чувашия һәм Алтайда теркәлгән.

Татарстан белән чиктәш Чувашиядә карантин Батыр муниципаль округында кертелгән. 16 мартта «Батыр» ябык акционерлык җәмгыятенең мөгезле эре терлекләрендә Pasteurella бактерияләре ачыклануы билгеле булды.

Вазгыятьне Чувашия вице-премьеры һәм авыл хуҗалыгы министры Андрей Макушев шәрехләде.

«Чувашия Республикасында төбәк өчен яңа инфекция – пастереллез теркәлде. Тиз арада, берничә көн эчендә, авыруның этиологиясе, аның исеме билгеләнде, чирнең чыганагы ачыкланды. Хәзерге вакытта ветеринария кагыйдәләре нигезендә барлык кирәкле чаралар күрелә», – дип китерә аның сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәте.

Пастереллездан саклану өчен терлекләргә иммунизация үткәрәләр, бу инфекцияне профилактикаларга ярдәм итәчәк

Фото: © «Татар-информ»

Пастереллез нәрсә белән куркыныч?

Чувашия Гигиена һәм эпидемиология үзәге мәгълүматлары нигезендә, авыру авыл хуҗалыгы хайваннары арасында тиз тарала, авыру хайван белән контакт аша, шулай ук азык һәм су аша йога. Моннан тыш, чир сатарга китерә торган маллар белән бергә башка төбәкләргә дә керергә мөмкин. Инфекция тиз арада аерым бер хуҗалыкларны кырып атарга сәләтле.

Авыру бик тиз көчәя һәм авыр формада уза. Инфекция кан аша йоккан очракта хайваннарның эчке органнары зарарлана башлый.

Инфекция хайваннардан кешегә күчә. Кешенең тән тиресендәге кечкенә генә тырналган урынга инфекция эләксә, ул тиз арада ялкынсынуга китерә: яра авырта, шешә, чиләнә башлый. Кайбер очракларда инфекция тирәнгәрәк китә – буыннарга һәм йомшак тукымаларга тарала.

Кешенең иммунитеты какшаган булса бактерия канга үтеп керә һәм сепсис китереп чыгара. Бу очракта авыруның тән температурасы күтәрелә, эчке органнары зарарлана башлый. Мондый стадиядә кешегә ашыгыч медицина ярдәме таләп итә. Шулай ук инфекция үпкә ялкынсынуы, абсцесслар, менингит кебек авыр формалар китереп чыгарырга мөмкин.

Чир үзен бик тиз сиздерә башлый – инкубация чоры нибары 1-5 көн тәшкил итә. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, пастереллез авыр формага күчә. Шуңа күрә хайваннар тешләгән яки тырнаган очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстанда пастереллез очраклары теркәлмәгән, әмма хакимият профилактика чараларын көчәйтте

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстанда авыру очраклары юк, әмма каты чикләүләр кертелде

Республикада пастереллез очраклары теркәлмәгән, әмма хакимият профилактика чараларын көчәйтте.

«Бүгенге көндә Татарстанда пастереллез очраклары юк. Биоиминлекне саклау өчен төбәккә читтән кертелүче барлык терлекләр өчен карантин режимы гамәлдә. Пастереллездан саклану өчен терлекләр арасында иммунизация үткәрелә, бу инфекцияне профилактикалауны тәэмин итә», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәтендә.

Төбәккә инфекцияләр кермәсен өчен, Татарстанда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләрен ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәргә мәҗбүр иттеләр.

Баш ветеринария идарәсе мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле 1,5 меңнән артык машина тикшерелгән, ветеринария законнарын бозуның 30 очрагы ачыкланган

Фото: © «Татар-информ»

Төп куркыныч – легаль булмаган терлек һәм продукция ташучылар

Инфекция керүнең һәм таралуның төп сәбәбе – рөхсәтсез терлек, азык һәм терлекчелек продукциясе ташучылар булу. Шуңа күрә Татарстан Республикасы ветеринария идарәләре һәм Россельхознадзор хезмәткәрләре көн саен төбәккә хайваннар һәм кош-корт уертүне күзәтеп тора.

Белгечләр «Малиновка» һәм «Тула-1» стационар полиция постларында дежур тора, шулай ук мобиль полиция төркемнәре белән бергә тикшерүләрдә катнаша.

Баш ветеринария идарәсе мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле 1,5 меңнән артык машина тикшерелгән, ветеринария законнарын бозуның 30 очрагы ачыкланган.

2026 елның 19 мартында Татарстанның Сарман районында Россельхознадзор, ветеринария хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Удмуртиядән законсыз рәвештә мөгезле эре терлек кертмәкче булган машинаны кире борган. Трассада туктатылган «Газель» машинасына 17 баш мөгезле эре терлек төялгән булган.

Машина йөртүче «Лесогурт» колхозы»ннан 14 баш хайванга рөхсәт кәгазе күрсәткән, әмма документ өлешчә ялган булып чыккан. Чынлыкта предприятие 4 баш терлек кенә җибәргән, калган хайваннар шәхси хуҗалыклардан сатып алынган булган.

Шул ук көнне Балык Бистәсе районында да шундый ук очрак теркәлгән.

Татарстанга терлекләрне рөхсәтсез кертү куркынычы гадәттәгечә Корбан бәйрәме алдыннан артачак

Фото: © «Татар-информ»

Корбан бәйрәме алдыннан төбәккә авыру хайваннар кертү куркынычы артачак

Татарстанга терлекләрне рөхсәтсез кертү куркынычы гадәттәгечә Корбан бәйрәме алдыннан арта. Корбан гаете быел 27 майда билгеләп үтелә.

«Февраль башыннан бирле Татарстанга башка төбәкләрдән 170 башка якын мөгезле вак терлек кайтарылган. Алар тиешле документлар һәм рөхсәт кәгазьләре белән китерелгән. Әмма бәйрәмгә таба терлекләрне рөхсәтсез кертә башларга мөмкиннәр», - дип белдерде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.

Ул терлекләрне үзебезнең республикада гына сатып алырга чакырды.

«Республикада 188 мең баш сарык бар. Каядыр барып, Татарстанга алып кайтасы юк. Тәҗрибәдән чыгып әйтәм, читтән кайтарылган сарыклар безнең токымнардан бер җире белән дә яхшырак түгел», - диде Мотыйгуллин.

Габделхак Мотыйгуллин: «Бәйрәмгә таба терлекләрне рөхсәтсез кертә башларга мөмкиннәр»

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Аның сүзләренә караганда, терлекне читтән китереп сатучылардан алганда начар яки авыру хайван сатып алу куркынычы бар. Татарстанда бары тик карантин чаралары һәм «Хорриот» системасында идентификация узган, маркировкалы сәламәт хайваннар гына суела.

Бизнеска саклану кагыйдәләре турында искәрттеләр

Россельхознадзор инфекцияләр кермәсен өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә чакыра:

  • хезмәткәрләр белән аңлату эшләре үткәрергә;
  • терлекләрне ветеринария документлары белән генә сатарга һәм алырга;
  • терлекләрне ташу маршрутларын килештерергә;
  • рөхсәтсез маллар кертү очраклары турында хәбәр итәргә;
  • вакцинация һәм диагностика чараларын вакытында күрергә.

«Предприятие хуҗаларына ит һәм ит продукциясен бары тик товарның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслый торган ветеринария документлары булган очракта гына сатып алырга кирәк», – дип ассызыкладылар ведомствода.

Надежда Гордеева, «Татар-информ»






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net