Татарстан «Родники.Дети» бәйгесе версиясе буенча Россиянең иң җырлаучы төбәге булып чыкты
Быел Татарстан «Родники.Дети» җыр бәйгесе финалына чыгучылар буенча рекорд куйды. Соңгы этапта төбәкне сигез яшь башкаручы тәкъдим итәчәк, чөнки жюри Татарстаннан дүрт композицияне сайлады, аларның икесен трио башкара.
Болар: София Фадеева (Казан, 15 яшь), «Хыял» триосы (Казан – Раяна Ибәтулина,14 яшь, Әминә Әхмәдьянова, 15 яшь, Диләрә Галимова, 16 яшь), «Кудрены» триосы (Казан – Амалия Галиуллина, 10 яшь, Аделина Нигъмәтуллина, 10 яшь, Айсу Вугар кызы Миришли, 10 яшь) һәм Арина Кияшко (Түбән Кама, 15 яшь).
Бу юлы «Родники.Дети» бәйгесенә Россия төбәкләренең яртысыннан күбрәгеннән 2 меңгә якын гариза җибәрелгән. Беренче сайлап алу турыннан соң 100 җыр калган, һәм шулардан жюри, алты сәгать өзлексез һәм авыр эштән соң, өч яшь категориясе буенча өч номинациядә 23 финал композициясен сайлап алган.
