Кукмара районында «Сосенка» лагере ашханәсен капиталь ремонтлау 88 процентка төгәлләнгән
Кукмара районы «Сосенка» сәламәтләндерү-ял учреждениесенең ашханә бинасында капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге – 88 процент, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә билгеләп үтүләренчә, төзүчеләр инде бизәкләү һәм электр монтажлау эшләрен башкарган, шулай ук ишекләрне алыштырган.
Ремонт эшләре тәмамланганнан соң ашханә берьюлы 100гә якын кешене кабул итә алачак.
