Казанның Горький шоссесында авария аркасында бөке барлыкка килгән
Казанның Горький шоссесында юл-транспорт һәлакәте аркасында бөке барлыкка килгән, диелә «Яндекс.Карты» сервисы мәгълүматларында.
Машина йөртүчеләр социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, юлда өч автомобиль бәрелешкән. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.
Фото: «Яндекс. Карты»
