Баулының «Инсаният» төркеменә йөрүчеләр Тукай шигырьләрен укыды
Баулының «Инсаният» төркеменә йөрүче ханымнар үзәк китапханәдә Габдулла Тукай шигырьләрен укыды.
«Шулай җыелып шигырь уку, бу хакта башкаларга сөйләү ни өчен кирәкме? Җавап гади – яшь буында китапка мәхәббәт уяту, Тукайның шигырьләрен киләчәк буынга пропагандалау», – дип сөйләде Баулының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, «Инсаният» мөнәҗәтләр әйтүчеләр төркемен әйдәүче Римма Яруллина.
Баулы халкы «Инсаният» төркеме башкаруында мөнәҗәтләрне дә яратып тыңлый.
«Мөнәҗәтләребезне дә яратып тыңлыйлар. Без бергәләп китапханәгә йөрергә яратабыз, күп укыйбыз, оныкларыбызны да бишек җырлары белән тәрбияләргә тырышабыз. Шулай ук оныкларыбыз белән төрле фестиваль-бәйгеләрдә катнашабыз. Ел саен мөнәҗәтләр фестивалендә дә катнашып, дәрәҗәле урыннар алып кайтабыз, шөкер. Безнең максатыбыз – татар телен саклап калу, бөек Тукаебыз телен, татар дигән исемне күтәрү», –– дип сөйләде Сәвия Низамова .
Шигырь уку сәгате барышында һәр катнашучы Габдулла Тукай иҗатыннан үз күңеленә хуш килгән шигырьне башкаларга укып ишеттерде. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
