Айрат Фәйзрахманов: Музей татар теленә чумарга мөмкин булган киңлек
Апрель, «Тукай ае» алдыннан Татарстан Милли музее хезмәткәрләре «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә музейда һәм аның филиалларында гамәлдә булган татар телле программалар турында сөйләде.
«Традицион рәвештә без татар телендә яңгыраган программалар турында сөйлибез. Гомумән алганда, Милли музей һәм аның филиаллары мәйданчыкларында татар телендә 55тән артык программа гамәлгә ашырыла, шуларның 32се – Тукай музее мәйданчыгында», - дип сөйләде ТР Милли музееның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов.
Татар телле программалар Габдулла Тукай әдәби музеенда, Шәриф Камал татар әдәбияты тарихы музеенда, Каюм Насыйри музеенда, Муса Җәлил музей-фатирында, Салих Сәйдәшев татар музыкасы музеенда, шулай ук Милли музейның төп бинасында һәм хәтта «Юстиция тарихы» музеенда да бар.
«Программаларыбыз ярдәмендә без тел мохитен, туган тел мохитен формалаштырабыз. Театрлар һәм концертлар белән бергә музей да татар теленә чумарга мөмкин булган киңлек», - диде Милли музей директоры.
