Татарстан Рәисе урманчыларга янгыннарга юл куймаган өчен рәхмәт белдерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә урманчыларга һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә урман янгыннарына юл куймаганнары өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген шулай ук Халыкара урман көнен билгеләп үтәбез. Мин барлык урманчыларны да тәбрик итәм! Урман - безнең республиканың табигый калканы ул. Тармакта 2300 кеше эшли, алар көн саен урманнарны саклау һәм яңадан торгызуны тәэмин итә. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә республикада узган елда гына да 5300 гектардан артык мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Урман фонды сакланып кына калмый, без аны ел саен арттырабыз да», - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.
«Соңгы елларда урманнарда бер генә янгын чыгу очрагына да юл куелмады, моның өчен урманчыларыбызга аерым рәхмәт белдерәсем килә. Урманчылар да, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә үз эшләрен намус белән башкара. Һәр җәйге сезонда, янгын куркынычы зур булган чорда лаеклы эшләгәнегез өчен зур рәхмәт», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, «республика ярдәме белән тармакта техника яңартыла, пилотсыз системалар кертелә, урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары биналарын ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла».
«Безнең һәрберебезнең бурычы – урманнарны саклау һәм арттыру. Урман юк икән, күңелсез булып китә. Бигрәк тә гарәп илләреннән килгән кешеләр: «Сездә урманнар бик күп!» - ди. Бу шунда ук күзгә ташлана», – дип сүзен төгәлләде ТР Рәисе.
