Россия Саклану министрлыгы ЗАГС реестрына керү хокукын алырга мөмкин
Саклану министрлыгы ЗАГС реестрына керү хокукын алырга мөмкин, шул хактагы закон проекты Дәүләт Думасының рәсми сайтында урнаштырылган.
Аңлатма язуында хәбәр ителгәнчә, тәкъдим ителә торган яңалыклар хәрби хезмәткәрләргә ярдәм чараларын камилләштерүгә юнәлдерелгән.
«Федераль закон проектын кабул итү федераль казнадан өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү ихтыяҗын тудырмаячак», - дип ачыклык кертте закон проекты авторлары.
