Түбән Новгород-Казан маршруты буенча елга рейсларына билетлар сатыла башлады
Түбән Новгород – Казан маршруты буенча йөриячәк «Метеор 120Р» тизйөрешле судносына билетлар сатыла башлады. Бу хакта ташучының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Түбән Новгородтан рейслар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә, Казаннан чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Хәзерге вакытта 2026 елның 2 июненнән 18 октябренә кадәрге чорга билетлар алырга мөмкин. Май рейсларына билетлар сату апрель башында, язгы ташу вазгыяте һәм навигация башлану вакыты ачыклаганнан соң ачылачак.
