Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Туктаган йөрәкне терелтү: Казанның Ашыгыч ярдәм хезмәте хатын-кызны үлемнән коткарган

0

2026 елның 23 гыйнвары. Гадәти эш көне. 112 хезмәте аша 53 яшьлек хатын-кыз «зәңгәрләнде» дип, ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Якын кешесе өчен ут йотып торган туганнарының бөтен өмете табибларда булган. 1нче ярдәмче станциянең Анестезиология-реанимация бригадасы 9 минуттан килеп тә җиткән. Көткән арада бу ханымның улы йөрәк-үпкә реанимациясенә керешә, ягъни йөрәгенә массаж ясый башлый. Гап-гади гамәлләр табибларга кешенең гомерен саклап калуга бер өмет чаткысы бирә, тик бүлмәгә кергәч, алар йөрәк тибеше булмавын күрә, бу исә – клиник үлем дигән сүз.

Табиблар кыл өстендәге гомерне ничек тә коткару өчен көрәш башлый. Бугаз интубациясе, кан тамыры эченә адреналин «йөгертү», үпкәләрне ясалма вентиляция аппаратына тоташтыру һәм тагын берничә процедура параллель рәвештә алып барыла.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Кулдан гына озакка сузылган компрессияләргә алмашка «тимер куллар» – LUCAS аппараты килә. Ләкин мониторда һаман да көтелгән тирбәлешләр күренми – бары тик туры сызык кына. Йөрәк тибеше юк.

Табиблар кулларын төшерми, көрәшне дәвам итә. Йөрәк туктаган вакытта ясала торган УЗИ «эшкә җигелә». Нәтиҗәсе шуны күрсәтә: йөрәкнең уң як бүлекләре киңәйгән, һәм уң як бот тамырында тромб барлыкка килгән.

Табиблар улыннан әнисенең халәте турында сораштыра башлый. Алдагы көнне кичтән һәм иртән бу ханымның тыны кысылган булган, ОРВИ белән авыруының өченче көне икән. Моннан тыш, кан басымы да күтәрелгән, ләкин диспансеризациягә бармаган.

Үпкә артериясе тромбоэмболиясе (аякның кан тамырыннан үпкә артериясенә тромб эләгү) диагнозы куелган. Бу кешене үтерә торган тромб санала, табиблар тиз генә гепарин кертә. Пульс та, кан басымы да һаман юк, ләкин реанимация чаралары дәвам иттерелә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ниһаять, 11нче минутта мониторда сурәт үзгәрә: синуслы ритм барлыкка килә. Йөрәк тибеше – 65не, кан басымы 50/30ны күрсәтә. Йөрәк эшли башлый.

Табиблар алга таба тиешле тәртип буенча коткару эшен дәвам итә. Хатын-кызга әле һаман ясалма сулыш алдыралар. Кан басымы 90/50гә җиткәч, исән калуга ышаныч тагын да арткач, ашыгыч төстә кардиологиягә алып китәләр. Машинада пациент мөстәкыйль суларга тырышып карый. Норадреналин дозалары кими, бу вакытта кан басымы 120/75, пульс 91 була.

Стационарда пациентканы мультидисциплинар бригада көтеп тора. Кабул итү бүлегеннән туры операция бүлмәсенә озатканнар.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бу ханым кардиологта исәптә тормаган, гипертониядән дәваланмаган, ОРВИ белән авырган. Кан тамырыннан өзелгән тромб – ул яшен кебек, ләкин бу юлы ул төбәлгән җиргә тимәгән, дияргә була. Улы йөрәгенә массаж ясарга курыкмавы, ашыгыч ярдәм табибларының тиз арада килеп җитүе, берничә минут өметсезлек булып та, көрәшүдән туктамаулары да хәлиткеч роль уйнаган.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net