Екатеринбургта заманча татар музыкасында хатын-кыз һәм ир-ат образы темасына лекция узган
Екатеринбургта «Татар һәм башкорт музыка фольклорында хатын-кыз һәм ир-ат архетиплары: заманча караш» дип аталган музыкаль лекция узган. Бу хакта Екатеринбург татарларының «Яшен» оешмасы ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.
Чарада катнашучылар «Йатаган» этно-төркеме, «Urtic» электрон дуэты, Аргымак, Gauga рок-төркемнәре кебек заманча башкаручыларның музыкасында хатын-кыз һәм ир-ат образлары бирелеше үзенчәлекләре турында сәйләшкән.
Лекциядә күтәрелгән сораулар:
- Хатын-кыз (кызлар, кәләшләр, хатыннар) һәм ир-атларның (сугышчылар, җайдаклар, батырлар) образлары нинди музыкаль чаралар ярдәмендә тудырыла?
- Музыка фольклорында ни өчен ир-ат һәм хатын-кызны аерып күрсәтү мөһим булган?
- Башкорт әкиятләрендә феминизм идеяләре чагыламы?
- Бүгенге музыкантлар рок һәм хип-хоп жанрларында хатын-кыз һәм ир-ат образларын ничек гәүдәләндерә?
Очрашу татар һәм башкорт милли музыкасында сурәтләнүче башкорт гүзәлләре һәм тугры батырлары, татар ханбикәләре һәм курку белмәс егетләре архетиплары турында җанлы фикер алышу форматында узган.
