Апас районында шәхси йортта чыккан янгында ир-ат һәм яшүсмер үлгән
Татарстан Республикасы Апас районының Чирмешән авылында шәхси торак йортта янгын чыккан, ике кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Янгынның гомуми мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр янгын сүндерү вакытында 53 яшьлек ир-ат һәм 14 яшьлек малайның гәүдәләрен тапканнар.
Янгын урынында Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре эшли, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.
