Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Варвара Комиссарова туган көнен билгеләп үтте
Фото: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Варвара Комиссарова туган көнен билгеләп үтте. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул 1931 елның 13 мартында Алексеевскида туган.
Гаиләдә биш бала үсәләр, Варвара Александровна - төпчек була. Әнисе Мария Ивановна колхозда эшли, әтисе Александр Алексеевич шунда ук балта остасы була. Варвара Комиссарова мәктәпне Бөек Ватан сугышы беткәннән соң гына тәмамлый.
17 яшендә, җиде сыйныфны тәмамлагач, «Спартак» аяк киеме фабрикасына эшкә урнаша. Варвара Александровна предприятиедә 50 елга якын хезмәт куя һәм фабрика ябылганнан соң лаеклы ялга китә.
Ул 1929 елның 22 маенда туган һәм төзүче булып эшләгән Иван Михайлович Комиссаровка кияүгә чыга. Ире 2003 елның 30 апрелендә вафат була. Гаиләдә ике уллары – Александр һәм Валерий туа, оныгы бар. Хәзер Варвара Александровна улы тәрбиясендә яши.
Комиссарова «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 50 ел», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 55 ел», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 60 ел», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел», шулай ук «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре белән бүләкләнгән.
