Путин Татарстаннан өч кешене бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстаннан өч кешегә дәүләт бүләкләре бирү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Мактау ордены белән Ак Барс банкы идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев бүләкләнде. Әлеге бүләк аңа күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелде.
«Тимер юлларны үстергән өчен» медале белән Россия тимер юллары филиалының Горький инфраструктура дирекциясенең Казан дистанциясе юлы участогы башлыгы Шамил Гатиятов бүләкләнде.
Моннан тыш, «Россиянең Атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» мактаулы исеме «Татнефть» компаниясенең Нурлат скважиналарны җир асты ремонтлау цехында скважиналарны капиталь һәм җир асты ремонтларына әзерләү буенча оператор Валерий Хлебушкинга бирелде.
