Казанда Бөтенроссия «Театр сәнгате төне» акциясе башлана
Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеен һәм В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрын берләштергән бөтенроссия «Театр сәнгате төне» акциясе башлана. Проект өч мөһим вакыйгага: Бөтендөнья театр көненә, Россия Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына һәм Качалов исемендәге театрның 235 еллыгына багышлана. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Качалов исемендәге театр актеры, режиссеры һәм «Алтын битлек» премиясе лауреаты Илья Славутскийның иҗади эшчәнлегенә 20 ел булуга багышланган фотокүргәзмә ачылышы программаның беренче өлешендәге төп вакыйга булачак. Экспозиция 13 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә (Карл Маркс урамы, 57) 15:30 сәгатьтә ачыла.
Күргәзмәдә хезмәттәшләренең портретларын, репортаж рәвешендә сәхнә арты сурәтләрен, театрны сәнгать һәм яшәү рәвеше буларак ача торган кадрларны үз эченә алган 60 эш тәкъдим ителә. Автор 16:00 сәгатьтә кунаклар өчен үзе экскурсия уздырачак, чара бушлай оештырыла.
Киң колачлы «Театр дөньясы – музей дөньясы» экспозициясе проектның икенче өлеше булачак. Күргәзмәдә театр костюмнарын беренче тапкыр рәсем сәнгатенә тиңләштереп, аларны мөстәкыйль сәнгать әсәрләре буларак тәкъдим итәчәкләр. Тантаналы ачылыш кичәсе 19 март көнне Музейның төп бинасында (Сандецкий утары, Карл Маркс урамы, 64) 15:00 сәгатькә билгеләнгән.
Күргәзмә кунаклары Качалов исемендәге театр өчен Александр Патраков, Владимир Никитин, Эрнст Гельмс һәм башка танылган рәссамнарның эскизлары буенча ясалган үзенчәлекле костюмнарны күрә алачак. Әлеге экспонатларның күбесе рус һәм чит ил классикасы буенча сәхнәләштерелгән иң әһәмиятле спектакльләрдә киелгән.
Ачылу тантанасы бушлай оештырыла, күргәзмәне карарга теләүчеләр 20 марттан музейга гадәти керү билеты буенча керә ала.
Акция кысаларында шулай ук лекцияләр, концертлар, остаханәләр, экскурсияләр һәм балалар өчен дәресләр уздырыла. Чараларның тулы программасы һәм килү шартлары белән Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның рәсми сайтында танышырга була.
