«Татмедиа» MAX каналларына язылучылар саны 50 меңгә якынлаша
MAX мессенджерында «Татмедиа» АҖ басмалары каналларына язылучылар саны 50 меңгә якынлаша. Медиахолдинг үзенең MAX каналларының беренче рейтингын тәкъдим итте.
«Татмедиа» каналында 19 меңнән артык язылучылар саны буенча алда бара. Икенче урында – «Шәһри Казан» каналы, өченчедә – «Лениногорск-информ».
