Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Торак фондында Татарстанда социаль программалар буенча кемнәр торак ала алуын искәрттеләр

0

Татарстанда 2025 елда ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ гражданнар өчен социаль ипотека ярдәмче программасы буенча 29 гаилә торак шартларын яхшырткан. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов сөйләде.

Аның сүзләренчә, программа төзелгән торак күләменең 10 процентын ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга бүлеп бирүне күздә тота. Анда катнашу өчен беренчел кертем 1 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта программага кертү турында карарны муниципалитетларның торак комиссияләре кабул итә, шуннан соң ул Дәүләт торак фонды президиумы тарафыннан раслана.

Программада катнашу өчен чиратта 68 гаилә кала, аларны быел торак белән тәэмин итәргә планлаштыралар.

Шулай ук 2025 елның августында республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларны торак белән тәэмин итү буенча аерым программа эшли башлады. 23 гаилә исәпкә баскан, шуларның тугызы фатир алган, тагын 14е йорт төзелеше тәмамлануын көтә.

Программаның шартлары социаль ипотекага охшаш: ставка – 7 процент, башлангыч кертем – 10 процент, ә кичектереп түләү 28 елга кадәр җитәргә мөмкин. Шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучылар торакны тизрәк алалар – әзер фатирлар булганда исәпкә куелу елында ук яки төзелеш тәмамланганнан соң.

Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен аерым программа гамәлдә. Аларга бушлай торакка сертификат бирелә. 2025 елда 26 гаилә фатир алган, аларга 44 фатир тапшырылган.

Моннан тыш, Дәүләт торак фонды программалары кысаларында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы грантларын алучы табибларны торак белән тәэмин итәләр. 2025 елда 68 медицина хезмәткәре гаиләсе торак шартларын яхшырткан, тагын 180 гаилә йорт төзелеше тәмамлануын көтә.

2025 елда авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча 43 торак бина тапшырылган, шуларның 39ы – Казанда. 2026 елда тагын 170 кешене күчерү планлаштырыла.

Аерым юнәлеш – ятим балаларны торак белән тәэмин итү. Гыйльманов сүзләренчә, 2013 елдан башлап ел саен башта 300гә якын фатир бирелә, ә аннары күләмне елына 600 фатирга кадәр арттырганнар. 2025 елда 450 ятим торак алган.

Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү дәвам итә. Программа гамәлдә булган чорда барлыгы 6 меңгә якын ветеран фатир алган. 2025 елда торакны ике ветеранга биргәннәр, 2026 елда фатирны тагын берсенә бирергә планлаштыралар.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net