Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бөгелмәдә контрактникларның чираттагы партиясен хәрби хезмәткә озаттылар

0

Бүген иртән Бөгелмә хәрби комиссариатында Россия Федерациясе Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнарны хәрби хезмәткә озату тантанасы булды. Дүрт ир-ат Ватанны сакларга теләк белдергән һәм алар хезмәт итү урыннарына юл тотты.

Контрактниклар арасында Ульяновск, Калининград, Пермь крае һәм Ханты-Манси автономияле округы - Юградан килгән гражданнар бар.

Тантанада руханилар, мәгариф учреждениеләре һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Булачак хәрбиләргә протоиерей Евгений Романов һәм имам-хатыйп Баязит Рәүпов үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Алар сугышчыларга рух, иман ныклыгы һәм өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.

Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге кадет интернат-мәктәбе директоры Александр Крайнов та теләктәшлек сүзләрен җиткерде. Яшь армиячеләр - кадет мәктәбе укучылары белән бергә ул ир-атларга Ватанга хезмәт итәргә карар кылганнары өчен рәхмәт белдерде.

Хәрби комиссариатның бүлек начальнигы Ленар Хөсәенов булачак Ватан сакчыларына Бөгелмә укучылары язган хатларны тапшырды.

Россия Федерациясе Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнарны чираттагы партиясен дүшәмбе, 16 мартта озатырга ниятлиләр.

2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. 1 гыйнвардан РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнар өчен түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр арттырылды – бу илдә иң югары түләүләрнең берсе. Шуның 2,5 миллион сумы республика бюджетынан бүленә, тагын 400 меңен Саклану министрлыгы бирә. Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 номеры һәм 117 кол-үзәк төбәкара номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Материал Светлана Андреева катнашында әзерләнде

Фотоларны Бөгелмә районы хәрби комиссариаты тәкъдим итте






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net