Казанда электромобильләр өчен ташламалы парковка кагыйдәләре үзгәрде
Татарстан башкаласында электромобиль хуҗалары өчен парковка рөхсәтләре реестрын формалаштыруның яңартылган кагыйдәләре үз көченә керде. Әгәр элегрәк транспорт чарасы исемлеккә срогы чикләнмичә кертелгән булса, хәзер аның реестрда булу вакыты ике елга чикләнә, дип хәбәр итә «Вести Татарстан».
Шушы чор тәмамлангач, автомобиль турындагы белешмәләр автомат рәвештә юкка чыгарыла. Ташламадан кабат файдалану өчен, машина хуҗасына документларны яңадан җыярга һәм гариза тапшырырга кирәк. Реестрга инде кертелгән машиналар өчен ике еллык срокны исәпләү 20 февральдән башлана.
Экологик транспорт хуҗалары элеккечә үк автомобильләрен урам-юл челтәре буендагы муниципаль парковкаларда бушлай калдыра ала. Инвалидлар өчен билгеләнгән урыннар искәрмә булып тора.
Хәзерге вакытта Казанда меңнән артык электромобиль теркәлгән.
