Кукмарада «Милләтебез йөзе — Ислам көзгесе» дигән чара узды
Кукмарада инде икенче ел зур әзерлек белән Хиҗаб көне билгеләп үтелә. «Милләтебез йөзе — Ислам көзгесе» исеме белән күңелләрне яктырта торган бәйрәмнең оештыручылары — Кукмара мөхтәсибәте, район мөслимәләр берлеге, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы, дип хәбәр итә «Хезмәт даны».
Иман нуры бөркелгән залда гүзәллек һәм матурлык тантана итә. Сый-хөрмәтле өстәлләр артында ерак авыллардан да килгән ак яулыклы әбиләребез, абыстайлар, калфаклы туташ-ханымнар, чакырылган кунаклар, барлыгы — 115 кеше. Бәйрәмне Коръән укып, дога кылып мөхтәсиб Рәдиф Тимергалиев башлап җибәрә.
Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучысы Сәфинә Хәбибрахманова һәм Мәрьям Хәләветдинова укыган шигырьләрне, Арпаязның яшь мөслимәләре башкаруындагы мөнәҗәтләрне сокланып тыңлыйлар. «Күңел җылысы — кул эшендә» күргәзмә-сатуда чигүле калфаклар, изүләр, күкрәкчәләр, татар орнаментлы сумкалар (авторлары — Гүзәл Якупова, Римма Закирова, Гөлназ Сабирҗанова), күнне чигеп эшләүче оста Рәмзия Галимҗанова, киез итекне чигү остасы Миләүшә Сәетованың иҗат җимешләре куела. Ә яулык бәйләүнең заманча ысуллары турындагы осталык дәресен Гүзәл ханым үткәрә.
Татарстан мөслимәләр оешмасы үткәргән «Яулыгым ниләр сөйли» бәйгесе җиңүчеләре Рәсимә Минһаҗева, Гөлфирә Хәбибрахманова, Суфия Мөбарәкова, Рузилә Хәсәняновалар да бүләкләнә. Республикакүләм жюри тарафыннан «Булдырды кукмаралылар!» дигән бәяне ишетү күңелгә бик ятышлы була, диелә хәбәрдә.
