Казанда яңа температура рекорды куелды
Бүген, 10 мартта, Татарстан башкаласында 118 ел элек булган температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
«Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә термометр баганалары -30,5 градуска кадәр төште.
10 март өчен ТР башкаласында һава температурасының алдагы абсолют минимумы 1908 елда «Казан-Университет» метеостанциясендә теркәлгән: ул вакытта ул -27,3 градуска җиткән.
