Мәскәүдә Габдулла Тукай исемендәге «Энҗе бөртекләре» балалар иҗаты фестивале башлана
Мәскәүдә Габдулла Тукай исемендәге «Энҗе бөртекләре» балалар иҗаты фестивале башлана. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.
Фестиваль өч турда узачак:
- 1нче тур 10-31 мартта урыннарда үткәрелә, педагоглар һәм җитәкчеләр икенче турда катнашу өчен аудио яки видео форматтагы конкурс эшләре белән гаризалар җибәрә;
- 2нче тур 1-12 апрельдә онлайн режимда уза;
- 3нче йомгаклау туры 13-25 апрельдә Татар мәдәни үзәгенең концертлар залында оештырыла.
26 апрельдә гала-концерт була. Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә лауреатлар һәм дипломантлар бүләкләнәчәк.
Бәйге өч төрле яшь төркемендә үткәрелә:
- 5 яшьтән 9 яшькә кадәрге балалар;
- 10 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар;
- 14 яшьтән 18 яшькә кадәр катнашучылар.
Номинацияләр:
- вокал
- вокал ансамбль
- хореография
- нәфис сүз
- инструменталь жанр,
- Габдулла Тукай исеме белән бәйле әсәрләр башкару.
Гаризалар ruhcenter@mail.ru почта адресы аша кабул ителә.
