Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Камил хәзрәт Сәмигуллинның республика районнарында халык белән очрашулары дәвам итә

0

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика районнарында халык белән очрашуларны дәвам итә. 7 мартта Камил хәзрәт Нурлат мөхтәсибәтенә эш сәфәре кылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Дин кардәшләр белән очрашу Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында узды – биредә район башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән авыз ачу мәҗлесе үткәрелде. Әлеге үзәктә ифтарлар көн саен үткәрелә: бер табын янына төрле буын вәкилләре, имамнар, оешма җитәкчеләре, активистлар һәм район халкы җыела.

Ә бүгенге ифтар ашы исә дәрәҗәле кунаклар катнашында узды: мәҗлестә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев, Нурлат районы имам-мөхтәсибе Якуп хәзрәт Сәлахетдинов, шулай ук мәхәллә халкы, хөрмәтле аксакаллар, волонтерлар, эшмәкәрләр, мохтаҗлар һәм якыннарын махсус хәрби операциядә югалткан гаиләләр – барлыгы 100гә якын кеше катнашты.

Күркәм гадәт буенча, ифтар Коръән уку белән башланды. Нурлат шәһәре Үзәк мәчете имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов аятьләр укыды, ә аннары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды.

Район башлыгы Дамир Ишкинеев район мөселманнарын сәламләп, Рамазан ае уңаеннан ихлас теләкләрен җиткерде. Ул районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре турында сөйләп узды һәм җыелган халыкка махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Сәламләү сүзләре белән шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Ул имамнар һәм мөгаллимнәргә үсеп килүче буынга дини тәрбия бирүдә уңышлар теләде, халкыбызда яңа Мәрҗани, Баруди һәм Әхмәтзәки хәзрәтләрнең үсеп чыгачагына өметен белдерде, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин мирасын саклауның әһәмиятен билгеләп үтте.

Ифтар вакытында Мөфти Камил хәзрәт Изге Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре хакында вәгазь сөйләде, халыкның сорауларына җавап бирде, махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булучылар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.

Нурлат мөхтәсибәтендә 41 мәчет эшли, шуның 30га якынында ифтарлар һәм мәчет каршындагы курслар оештырыла. Ике мәчеттә Коръән хәтем кылалар.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net