«Зәкят» хәйрия фонды инвалид һәм мохтаҗ балаларны бушлай чәчтарашханәгә алып барды
Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды «Рамазан – игелекле гамәлләр ае» марафоны кысаларында инвалид һәм мохтаҗ балалар өчен хәйрия акциясе үткәргән. Фонд «Егет» чәчтарашханәсе белән берлектә күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны бушлай чәчтарашханәгә алып барган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Акция игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ балаларны кайгыртуга юнәлтелгән. Казанның профессиональ чәчтараш осталары күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм мөмкинлекләре чикләнгән 12 баланың чәчен матурлап кискән.
Балалар үз чиратын көткән арада мультфильмнар караган, уйнаган, какао һәм тәм-том белән сыйланган.
