Махсус операция хәрбиләре Татарстан хатын-кызларын 8 Март белән котлады
Махсус операция хәрбиләре Татарстанда яшәүче хатын-кызларны 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап видеомөрәҗәгать яздырган.
«Сезгә зур мәхәббәт, гаиләләрегезгә иминлек, балаларыгызга сәламәтлек телим», - ди бер хәрби хезмәткәр.
Икенче хәрби егет хатын-кызларга кайгы-хәсрәт, бәла-каза күрмәүләрен теләде. Махсус операция зонасындагы яклаучыларыгыз исән-сау әйләнеп кайтсын, дип өстәде ул.
Киләсе котлау азат ителгән Артемовск торак пунктыннан җибәрелгән.
«Изге Георгий» ирекле бригадасы хәрби хезмәткәре сугышчылар өчен хатын-кызларның мәхәббәте һәм җылысы бик мөһим, дип белдерде. Бу бәйрәмне чын ир-атлар хөрмәт итә, чөнки без махсус хәрби операция зонасындагы батырлыкларны нәкъ менә хатыннарыбыз, кызларыбыз һәм әниләребез өчен кылабыз, дип билгеләп үтте ул.
«Әгәр безне өйдә хатын-кызларыбыз көтмәсә, безнең тырышлыкларның мәгънәсе булмас иде», - диде ул.
