Алинә Шәрипҗанова дәүләт бүләгенә лаек булды
Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык артисты, Казан шәһәр филармониясенең әйдәп баручы солисты Алинә Шәрипҗанованы «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде.
Алинә Шәрипҗанова төрле урыннарда татар телендә халык һәм заманча җырлар башкарып, Татарстанның музыкаль илчесе буларак чыгыш ясый. Махсус хәрби операция зонасына барып, хәрби хезмәткәрләр өчен чаралар үткәрүдә актив катнаша.
«Искиткеч бинада шундый данлы, уңган хатын-кызлар арасында булуым белән чиксез бәхетлемен. Барлык гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйм. Махсус хәрби операция зонасындагы батыр солдатларыбызга һәм шунда хезмәт итәргә киткән хатын-кызларга иминлек телим. Ә шәхсән үземнең эшчәнлеккә килгәндә, 2022 елда солдатларыбызны хәрби операция зонасына озаткач, «сезнең янга әле киләчәкбез», дип сүз биргән идем. Шулай булып чыкты да. Мәдәният министрлыгы ярдәмендә фронт бригадасы оешты, шуннан бирле без гел юлда. Әле 19 февралдә кайттык кына», – диде Алинә Шәрипҗанова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина
