«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын өләшүне дәвам итә
5 мартта Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казан шәһәре һәм аңа якын булган якын-районнарындагы мохтаҗ 30 гаиләгә, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, пенсионерларга, күпбалалы гаиләләргә азык-төлек ярдәме күрсәтте. «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында он, төрле ярмалар, тоз, көнбагыш мае, шикәр комы, берничә төрле токмач, печенье, вафли, чәй, куертылган сөт һәм хөрмә салынган 30 азык-төлек җыелмасы тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары моңарчы да таратылды. Рамазан ае башланганнан бирле, «Зәкят» фонды мохтаҗларга барлыгы 1,4 тонна авырлыктагы 170 азык-төлек җыелмасы өләште. Быел «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында 500 аз керемле гаиләне тәэмин итү ниятләнә.
Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр тулырак мәгълүмат белән ТР Диния нәзарәте сайтында таныша ала.
