Төмәндә педагогик осталык бәйгесендә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре лаеклы чыгыш ясаган
Традиция буенча яз көне Төмән округында педагогик осталык бәйгесе — «Педагогик калейдоскоп» нәтиҗәләре игълан ителә. Быел бу конкурс 14 нче тапкыр үткәрелеп, үз эшенә чың күңелдән бирелгән талантлы педагогларны берләштергән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аеруча шатлыклысы — татар җәмәгатьчелеге вәкилләре булган педагогларыбыз да бәйгедә лаеклы чыгыш ясап, матур нәтиҗәләр күрсәткән.
Динара Шаргабтуллина (Индрәй мәктәбе) «Ел укытучысы» номинациясендә призёр булган.
Динара Нурахметова (Боровский мәктәбе) «Ел сыйныф җитәкчесе» номинациясендә призёр исеменә лаек булган һәм «Иҗтимагый танылу» номинациясендә махсус диплом белән бүләкләнгән.
Винзили бистәсендәге «Малышка» балалар бакчасы тәрбиячесе Азалия Мавлютова «Ел тәрбиячесе» номинациясендә җиңүче булган, диелә хәбәрдә.
